Махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан 8 хәрби Лениногорск Башкарма комитет җитәкчесе Марат Гирфанов белән очрашуга килгән. Хәрби хезмәткәрләр алгы сызыктагы хәлләр турында сөйләде, үз проблемалары һәм ихтыяҗлары белән уртаклашты. Очрашуда Каховкадан ерак түгел урнашкан 1233нче полк хәрбиләре дә килгән иде. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.
Аларның берсе - «Дымыч» кушаматлы хәрби. Ул атучы булып 2 ел ярым хәрби операциядә хезмәт итә. Хәрби гаиләсендә өченче бала үсә. Бу аның бишенче тапкыр отпускага кайтуы...