Рөстәм Миңнеханов: Без Чунцин белән мөнәсәбәтләрне тагын да ныгытырга телибез
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайның иң зур мегаполисында узган «Татарстан – Чунцин» эшлекле форумында чыгыш ясады. Ул Кытай ягына җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм перспективалы уртак проектлар турында фикер алышу өчен платформа буларак форумның әһәмиятен искәртте. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов Россия-Кытай мөнәсәбәтләренең стратегик партнерлык дәрәҗәсенә җитүен билгеләп үтте, һәм мөһим вакыйга – 2024 елның октябрендә Казанда узган XVI БРИКС саммиты турында искәртте.