8 Март бәйрәме һәм Бөтендөнья татар ашлары көне кысаларында Коми Республикасының Усинск шәһәре Мәдәният сараеның «Болгар» үзәгендә «Тәмле мирас» Татар милли кулинария фестивале оештырылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татар халкының аш-су сәнгате ерак гасырларга китүче милли һәм мәдәни традицияләргә бай, шул вакыт эчендә үзенчәлекләрен безнең көннәргә кадәр саклап калган милли ашлар барлыкка килгән.
Фестивальдә катнашучылар бәйрәм табынына чәкчәк...