Ульяновск шәһәрендә өлкә ифтары узды
Бүген, 21 март көнне, Ульяновск шәһәренең иң зур спорт сараенда – «Волга-Спорт-Арена»да өлкә ифтары узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Төбәктә өлкәкүләм Ифтар мәҗлесләре 2008нче елдан бирле үткәрелә һәм катнашучылар саны ягыннан Татарстандагы Республикакүләм Ифтарлардан гына калыша. Ифтар мәҗлесен төп оештыручылар «Сембер» татар эшмәкәрләре клубы һәм Ульяновск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья...