2025 елда Россиянең кайбер төбәкләрендә яз вакытыннан алда килә. Бу аллергиядән интегүчеләргә авыр чор булачак, дип сөйләде РИА Новостига табиб-аллерголог Татьяна Сахарова.
Табиб алдан генераль җыештыру үткәрергә, тәрәзәгә тузанга каршы челтәрләр куярга, шулай ук һаваны чистарту функциясе белән кондиционер урнаштырырга кирәк, диде.
Табиб билгеләп үткәнчә, иртә яз аркасында агачлар иртә бөреләнә башлый. Шулай итеп, аллергия сезоны да иртәрәк башлана.
«Аллергия сезонына әзерлекне алдан ук башларга кирәк.