Әлмәттә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә Яңа ел уңаеннан маркетплейска 3 мең сумлык бүләк сертификатлары тапшыру дәвам итә. Район матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, бүгенге көндә алар 725 гаиләгә тапшырылган.
Бу - муниципаль инициатива. Сертификатларны тапшыру гыйнвар ахырына кадәр дәвам итә. Ул махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрендә тәрбияләнүче 18 яшькә кадәрге балаларга бирелә. Аны түбәндәге адрес буенча Мәгариф идарәсендә алырга мөмкин...