Бүген Самарада РФ Герое Андрей Колпаков үлгәннән соң «Алтын Йолдыз» медале белән бүләкләнде. Медальне аның хатыны Ольга Колпаковага Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Самара өлкәсе губернаторы Вячеслав Федорищев, шулай ук элеккеге хезмәттәшләре катнашкан тантанада тапшырдылар.
«Һәрбер солдат һәм офицерның тормышында батырлык кылырга вакыт җиткән мизгел башланырга мөмкин. Гаиләсе, туган иле, сугышчан иптәшләре һәм тыныч гражданнар хакына.