Казан Татарстанны «Киләчәк чәчәкләрдә» күргәзмәсендә тәкъдим итәчәк. Ул Мәскәүдә «Россия» күргәзмә-форумында 21 майдан 8 июльгә кадәр уза. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.
Икегә ике зурлыктагы келәм формасындагы экспозиция биш төрле төстәге 381 үсемлектән торачак, ә үзәктә лалә формасында арт-объектлар урнашачак.
Үсемлекләр очраклы сайлап алынмаган — һәр төре Татарстан Республикасының күркәм сыйфатларын чагылдыра. Ә лалә татар орнаментының иң киң таралган элементы буларак композиция үзәге итеп сайланды...