Теләче районы Кече Нырсы авылында Бөек Ватан сугышында ил азатлыгын яклап сугышкан авылдашлар истәлегенә һәйкәл-обелиск ачканнар.
«Ачы югалтулар, әрнүле үкенечләр һәр гаиләгә кагылган, йөрәкләргә мәңгелек яра салган. Шушы мемориаль тактада Бөек Ватан сугышында һәлак булган, сугыштан кайтып вафат булган авылдашларның исем-фамилияләре язылган. Шактый зур исемлек. Кече Нырсы авылыннан асылдан-асыл 138 ир-ат сугышка китеп, шуларның 57се туган якларына әйләнеп кайта», – диде «Татар-информ»га...