Бүген, 27 апрельдә, Татарстанда эссе һәм шул ук вакытта тотрыксыз һава торышы фаразлана. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава саклана. Көчле явым-төшем көтелми, әмма кич урыны белән, шулай ук Казанда да яшенле яңгыр яварга мөмкин. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 7-12 метр тизлектә фаразлана, аннары юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртәчәк. Көндез җилнең тизлеге 15-20 метрга кадәр (Казанда 15-18 метр) җитәргә мөмкин...