Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Тәртип» радиосының оешуына 10 ел булу уңаеннан аның баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлевага телеграмма юллады.
«Тәртип» радиосы коллективын аның тарихындагы тәүге зур вакыйга – оешуына 10 ел тулу уңаеннан чын йөрәктән котлыйм. Бу еллар эчендә сез кабатланмас үзенчәлекле эш өслүбегезне булдыруга, бик күп татарстанлыларның күңеленә юл табуга ирештегез. Моның сере бик гади – сезне игелекле хезмәткә ата-бабаларыбызның бай мирасына ихлас мәхәббәт һәм...