Кырымның Евпатория шәһәрендә яшәүче 23 яшьлек кыз мәетен урманда тапканнар. Аны үтерүдә 2 ир-ат шикләнелә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Джессика исемле кыз 20 апрельдә өйдән чыгып китә һәм югала. Якыннары сүзләренчә, югалган көнне Джессика һавада эреп юкка чыккан кебек була, аның белән бергә яраткан песие дә югала.
«Безнең Джесс булмавына ышана алмыйм. Хәзер ничек яшәргә?» – ди мәрхүмәнең туган апасы Алла.
Джессика биредәге пиццериядә официант булып эшли.