«Интертат» хәбәрчесе татар төбәкчеләре, галимнәр, язучылар, журналистлар делегациясе составында узган атна дәвамында Белоруссиядә йөреп кайтты. Белоруссия дигәч, күз алдына беренче булып Советлар Союзы заманыннан сакланып калган «Сыйфат билгесе» һәм Бөек Ватан сугышының иң фаҗигале вакыйгалары килә. Шуңа күрә сәфәребезнең төп максаты – 1941-1945нче еллар тарихын барлау, Белоруссия кырларында ятып калган татарларны, Татарстан солдатларын искә алу, аларның рухына дога кылу һәм Минскида «Беларусь Республикасы татарлары...