Милли бренд авторы Нияз Сабиров: «Сандык тарихын да, чәй тарихын да саклыйбыз»
«Каһвә – мода, ә чәйне алай модага кертеп булмый, ул – культура»
Нияз, яшьләр каһвә дип шашкан вакытта чәй сату авыр түгелме?
Монда үзенчәлек бар инде. Кофейнялар һәм үзең белән кофе алу нокталары ачылу тенденциясе китте. Шуңа да карамастан, чәй эчүче, чәйгә битараф булмаган кешеләр кимемәде. Чәй эчү ул – үзенә күрә бер культура. Каһвә белән конкуренция бар дип әйтеп булмый. Каһвәне инде аеруча иртә белән эчәләр. Ул инде кешенең гадәтенә кергән, ә чәйне иртән дә, көндез дә, кич тә эчәләр.