Өч балалы гаиләнең йорты янган: «Улым гына исән булсын, дидем. Кайтсак – бала юк...»
Башкортостанның Тәтешле районы Беләш авылында коточкыч янгын өч балалы гаиләнең тормышын астын өскә әйләндерә. 18нче май көнне була бу хәл. Ут чыкканын ишетеп, тизрәк өйләренә ашыккан гаилә янгынга бер кайгырса, өйдә калган олы балалары югалгач, тәмам хәсрәткә төшә.
Флисә Ситдикова «Интертат»ка гаиләләренә килгән бәла турында сөйләде. Ире Салават Нурлыгаянов белән алар өч малай үстерә: 16 яшьлек Эльвир, 8 һәм 9 яшьлек Данияр һәм Самир.
Без ике кечкенә малай белән азык-төлек алырга киткән идек...