Төнлә БПЛА һөҗүме куркынычы булу сәбәпле, Казан аэропортында берничә рейс тоткарлана
БПЛА һөҗүме куркынычы булу сәбәпле, Казан аэропортында чикләүләр кертелгән. Шул сәбәпле очып килергә һәм очып китәргә тиешле берничә рейс тоткарлана. Бу хакта аэропортның онлайн-таблосындагы мәгълүматлардан күренә, дип яза «Татар-информ».
Мәсәлән, Шереметьево аэропортына оча торган рейс 8:55 сәгатьтән 10:55 сәгатькә күчерелгән, ә Казаннан Сочига оча торган рейс 9:50дән 11:50гә күчерелгән.
Шереметьеводан Казанга кайта торган самолет 8:05 сәгатьтә килергә тиеш, әмма ул 10:05 сәгатьтә генә кайтачак...