Күрше төбәктә юл-транспорт һәлакәтендә өч кешенең гомере өзелгән
Кичә Чувашиянең Урмар районында кокточкыч юл фаҗигасе булган.
7 июньдә 11:20 сәгатьтә Урмар округы территориясендә «Аниш» автоюлының 5 нче чакрымында «Фольксваген Поло» һәм «Опель Астра» автомашиналары бәрелешә: 3 кеше һәлак була, 2 кеше хастаханәгә озатыла, дип хәбәр ителә Россия Эчке эшләр министрлыгының Чувашия Республикасы буенча идарәсе Телеграм-каналында.
Беренчел мәгълүматлар буенча, 69 яшьлек йөртүче идарә иткән «Фольксваген» каршы як полосага чыккан һәм «Опель» белән бәрелешкән.