Яшел Үзән районында урнашкан «Свияжск-Зернопродукт» элеватор комплексын гамәлгә ашыру 2,8 млрд сумга төшкән. Продукцияне элеваторга автомашиналар китереп тора. Тимер юл транспортына ашлыкны төяү тизлеге сәгатенә 350 тоннаны тәшкил итә, санап карасак бу – тәүлеккә 65 тонна. Ә инде су юлына, суднога сәгатенә 700 тонна икмәкне төяү мөмкин. Ашлыкны Санкт-Петербургка, Кавказ якларына, Азов диңгезе һәм Әстерхан портларына озатып торалар.
Ашлык саклый торган башняларда – аларны «банкалар» дип тә атыйлар ...