«Әбисе күрмәгәндә чыгып киткән» - 3 яшьлек бала ике тәүлек үзе генә урманда йөргән
Тывада югалган 3 яшьлек баланы эзләү тәмамланган. Ул дәү әнисе күрмәгән арада йөрергә дип китеп барган. Республика халкы еш кына балаларын җәй айларында яңа сөт һәм ит ашасыннар дип табигатьтә туганнары янында яшәп торырга җибәрә. Шунда алар өлкәннәргә ярдәм итәргә дә өйрәнәләр. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.
Яшь әти-әни республика башкаласы Кызылда зур йорт сала, шуңа ике улларын дәү әниләренә кунакка җибәргәннәр. Ул Элдиг-Хем авылыннан ике чакрым ераклыкта чабан көтүлегендә яши.