Тыва Республикасында 9 яшьлек кыз акчага теракт оештыру тәкъдиме белән чит кешегә СМС-хәбәр язган. Укучы кызны әнисе белән бергә полиция бүлегенә алып киткәннәр. Бу хакта төбәкнең Эчке эшләр министрлыгы идарәсенә сылтама белән РБК яза.
Кыз Чадан шәһәрендә мәктәптә укый. Ул сөйләгәнчә, апасының телефонында сакланган абонентка ул «акчага законсыз гамәл кылу» тәкъдимен «күңелсез булганга» язган. Ә әңгәмәдәше балага җавап итеп, хокук саклау органнарына әйтәчәген язып җибәргән. Шуннан соң кыз куркып кала һәм аннан болай эшләмәвен сорый.