Изге Рамазан аена керәбез: Казанның кайсы мәчетләрендә ифтарлар узачак?
Бүген кояш баегач изге рамазан ае керә. Казанда кояш 17:17 сәгатьтә баячак. Мәчетләрдә таравих намазын уку да бүгеннән башлана. Алар 20 рәкәгатьтән тора. Иртәгә, 1 март, уразаның беренче көне булачак.
Иң мөһим көннәр:
28 февраль – мәчетләрдә беренче таравих намазы укыла.
1 март – рамазан аеның беренче ураза көне (Казанда бу көнне сәхәр вакыты тәмам – 4:31 сәгатьтә).
29 март – уразаның соңгы көне.
30 март – ураза гаете.
Ай дәвамында Казанның 47 мәчетендә бушлай ифтарлар узачак.