«Изге Болгар җыены»нда җәмәгать белән тәүбә кылырга һәм дога укырга чакыралар - программа
Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам дине кабул ителүгә багышланган «Изге Болгар җыены» быел 17 майда Шәһре Болгарда узачак. Чара «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» 2026 XVII Халыкара икътисади форумы мәдәни программасы кысаларында (Казан, 12–17 май) үтә. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итә.
Гадәттәгечә, «Изге Болгар җыены»ның төп вакыйгасы булып Россия Баш Мөфтие, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин җитәкчелегендә һәм Татарстан Мөфтие...