«Миллиард. Татар» милләт каһарманнарын барлады: 2025 ел татарлары исемлеге
Россиянең төрле төбәкләреннән елның иң актив татарлары Казан Кирмәненә җыелды. Галимнәр, имамнар, укытучылар, спортчылар, җырчылар – әлеге премия татар дөньясының барлык өлкәләрен дә колачлый кебек. Чит төбәкләргә дә зур игътибар бирелә – бәйгедә Пермь, Сочи, Самара, Чиләбе һәм башка шәһәрләрдән җиңүчеләр бар иде. Алар барысы да бүләк өчен түгел, ә үзләренә игътибар булганы өчен рәхмәт әйтте. «Безгә шундый игътибар булгач, үзебезне кирәкле итеп сизәбез», – диде, әлеге сүзләрне дәлилләп, Чиләбе...