Әлморза Гобәев Аксакаллар очрашуы турында: Пәйгамбәр нәселе дәвамчысы белән намаз укыдык
1-2 августта Татарстан Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы очрашуы булды. Анда Татарстанның 48 районыннан аксакаллар катнашты. Очрашуда Казаннан аксакал Әлморза Гобәев булган.
«Чараны уздыруның максаты – катнашучыларда төбәгебезнең гүзәллегенә карата үзаңын үстерү иде. Без Мамадыш районында Кирмән шәһәрчегендә, ханнар җирләнгән урыннарда булдык, Миңнехановлар нәселенең 10нчы буын бабалары каберләрен зыярәт кылдык.
2 август көнне Алабугада җәядән ук ату буенча «Туган Батыр» IV Бөтенроссия турнирын ачу тантанасы булды.