Мөселман яшьләре форумы: Акча да бирәләр, бизнеска да өйрәтәләр, кирәксә, өйләндерәләр дә
Кыскасы, мин мөселман яшьләр форумында булдым. Без 1 атна Болгар җирлегендә палаткаларда яшәдек. Форумга 130 кыз һәм егет иҗтимагый проектлар белән килде. Максат – проектны чынга ашыру өчен грант оту.
Дөресен әйткәндә, катнашучыларның максаты бу гына түгел. Кемдер дуслары белән ял итәргә, кемдер иманын арттырырга, ә кемдер өйләнү максатыннан килә.
Икенче хатын эзләп килүчеләр дә бар
Мәсәлән, мин Чиләбедән бер әфәнде белән таныштым. Исемен әйтеп тормыйм. Ул – мулла. Миңа шушы максат белән килүе турында сөйләде.