Районнарның индустриаль рейтингы: Татарстан сәнәгатен кем югары күтәрә, ә кем аска сөйри
Беренче кварталда 45 муниципалитетның 21ендә җитештерү күләмнәре арткан
Татарстанда сәнәгать җитештерүе 2025 елның гыйнвар-март нәтиҗәләре буенча узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6,6 процентка арткан. Үсеш драйверы булып эшкәртү секторы гына калган, беренче кварталда ул 13,7 процентка үскән (2024 елның гыйнвар – мартына карата).
Шул ук вакытта аның эчендә дә үсеш акрынлап кими бара: 20 тармакның 11е үскән, ләкин Татарстан өчен система барлыкка китерүче 4 тармакның өчесендә генә үсеш бар...