Болгарга мөселманнар җыелды: «Изге җиргә, изге җыенга килә алуыбызга нык шатланам»
«Изге Болгар җыены»на һава торышы да бик матур туры килде. Җыенга дөньяның төрле почмакларыннан кунаклар җыелган: мәртәбәле затлар, атаклы дин әһелләре, руханиләр, ерак һәм якын җирләрдән дин кардәшләр…
Җыен башында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Баш мөфти, Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Мәскәү мөфтияте» Үзәк төбәге рәисе Әлбир хәзрәт Крганов...