Икътисад, махсус операция һәм дин: Путин белән Миңнеханов очрашуының төп темалары
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинга төбәк үсеше турында сөйләде. Очрашуның ничек узуы, Россия һәм Татарстан лидерлары аралашуында игътибарны җәлеп иткән нәрсәләр турында «Татар-информ» күзәтүчесе Альберт Бикбов язмасында.
Беренче тәэсирләр
Очрашудан беренче көчле тәэсир – сөйләшүнең җылы, өйдәгечә диярлек мохиттә узуы. Владимир Путинның Рөстәм Миңнехановны: «Рөстәм Нургалиевич, ничек хәлләр?» – дип, ягымлы итеп сәламләве дә игътибарны җәлеп итте.