Монда ул яңа хобби таба. Ул хәзер – авыл блогеры
Калмия авылындагы матур йортта иртә сәгать 5.30 да башлана. Будильник кирәкми – әтәч уята. Хуҗабикә Хәния Гәрәева чәйнек куя да ишегалдына чыга. Аның янына тавыклар йөгереп килә, шат тавыш ишетелә:
– Чебешләрем, ничек йокладыгыз, кәефләргез ничек? Мин сезгә ашарга китердем!
Аннары ул, кулына телефонын тотып, бакчаны әйләнеп чыга башлый. Яхшы теләкләр теләп, социаль челтәрләргә матур фотолар куя, дусларыннан лайклар җыя. Тормыш...