Леонид Сапожников хәзер мәдәният йорты мөдире булып эшли. Моңа кадәр күп еллар мәктәптә балаларга татар телен укыткан.
«Татар авылында мин әнигә дә «әни» дип эндәшә башладым»
Леонид абый, сез бик әйбәт татарча сөйләшәсез. Ничек өйрәндегез?
Миңа 1 яшь булганда, гаиләбез Сырья авылыннан Чепья авылына күчкән. Сырья чын удмурт авылы булса, Чепьяда төрле милләт кешеләре яши иде. 7 яшькә кадәр мин шунда яшәдем, татар балалары белән уйнап үстем. Мин әнигә дә «әни» дип эндәшә башладым.