ТР Мәдәният министрлыгы җәйне 2 яңа туристлык маршруты белән каршы ала. Мәдәният министрлыгы тарафыннан 2 юнәлештә тур формалаштырылды: берсе – Казан артына, икенчесе – борынгы Ефәк юлы буйлап. Казан артына сәяхәт Әтнә татар дәүләт драма театры, Казан арты, Кырлайдагы Тукай музейлары белән берлектә эшләнсә, икенчесе Чистай, Биләр һәм Болгар музей-тыюлыкларын үз эченә ала. Туристик маршрутларның төп максаты – мәдәни вакыйгада күңел ачып кайту түгел, ә мәгърифәтчелек һәм... стереотипларны җимерү.