Филология фәннәре докторы, әдәбият белгече, Татарстан Республикасы дәүләт гербының идея авторы Назыйм ага Ханзафаровның вафатын ишеткәч, архивымнан аның белән булган интервьюны эзләп таптым. 1997 елның 13 декабрендә «Сабантуй» газетасында басылып чыккан әңгәмә икән ул. Назыйм аганың Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премиясе алган вакытлары.
Татарстан гербының идея авторы – Назыйм Ханзафаров
Назыйм Ханзафаров 1937 елның 12 сентябрендә Кайбыч районының Олы Кайбыч авылында туган.