Благовещенск ЗАГСында хокук саклау органнары кияү егетен кулга алган. Ул үзенә таныш булмаган кешегә пычак кадауда гаепләнә. Җинаять туйга берничә көн кала булган. Аны ЗАГСта кунаклар һәм хатыны күз алдында кулга алганнар, дип яза «Amur.life» сайты.
«Amur.life» сайты ир-атны кулга алуның видеосын чыгарды. Кадрларда күренгәнчә, матур итеп киенгән яшь пар никахлашу залыннан төшә, аларның кулында – никах теркәү турында таныклык. Алар ЗАГС бинасының беренче катында кала, ә кунаклар һәм балалар алар яныннан уза башлый.