Башкортстанның Әбҗәлил районында яшәүче 19 яшьлек Алинә Галиуллина тракторчы булып эшли.
Алинә үзе тракторчы оныгы, тракторчы кызы һәм тракторчы сеңлесе икән. Үзе дә шул һөнәрне сайлаган. Батыр яшь кыз турында Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова үзенең телеграм каналында язган.
«Вәт бу кыз! Бу батыр кызны туган Әбҗәлил районында бөтен кеше беләдер», – дип яза ул.
Алинә сентябрь аеннан районның «Красная Башкирия» хуҗалыгында эшли икән.