Башкортстанның атказанган артисты, «Кәрван сарай» төркеме җырчысы Әмир Тойговны (Амир Туйгунов, Әмир Тойғонов) кыйнаганнар дип яза newsbash.ru. Шул ук вакытта, сайт бу хәбәрнең дөресме-юкмы икәнлеге әле расланмаганын әйткән.
Сайт хәбәр итүенчә, кыйнауның сәбәбе Әмир Тойгоновның сәяси карашлары булырга мөмкин. Атказанган артист хакимият уздырган чараларда катнашты. 2020 елда Куштауны Башкорт сода компаниясе юк итәргә теләгәч, халык протест акциясенә чыкты. «Кәрван сарай» Куштауны яклаучыларга каршы оештырылган чарада чыгыш ясап...