Башкортстанның Сибай районы суды Баймак районының Темәс авылында яшәүче 44 яшьлек ир-атка карата ачылган җинаять эшен тикшереп бетерде. Ул, көнләшүдән, 44 яшьлек элекке хатынын кыйнап үтергән. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы яза.
Башкортстан буенча Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, гаепләнүче ир-ат 2023 елның 18 декабрендә 44 яшьлек элекке хатыны һәм аның дус хатыны белән бергә спиртлы эчемлекләр эчә. Озаклап кәеф-сафа корганнан соң, өенә кайткач, ир-ат хатын-кызны хыянәт итүдә гаепли башлый.