Баймак районында мазутлы чокырга егылып төшкән кызларның берсе үлгән
Башкортстанда элеккеге котельная территориясендә мазутлы чокырга егылып төшкән хатын-кызларның берсе үлгән. Хәзер прокуратура тикшерү башлаган. Бу турыда «Башинформ» яза.
Фаҗига 2 декабрьдә иртәнге 5ләр тирәсендә Баймак районының Ургаза авылында була. Өч хатын-кыз машинада өйләренә кайтып бара. Шул вакытта алар ташландык котельная территориясен карап чыгарга уйлый. Шунда керәләр, машина калкурак урынга килеп терәлә. Хатын-кызлар, ни булганын карарга дип, салоннан чыга.
«Иртәнге...