12 гыйнварда Түбән Новгород өлкәсендә коточкыч фаҗига була. 35 яшьлек ир-ат хатынын чәнчеп үтерә, аннары 1,5 яшьлек кызын үтергәнче кыйный. Шуннан соң бу ир-ат үз-үзенә кул салмакчы була. Хәзер ул хастаханәдә, якын арада аңа гаепләү белдереләчәк. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Тикшерү версиясе буенча, Балахна шәһәрендә җинаятьтә шикләнелүче ир-ат хатынына күп тапкыр пычак кадый, 1,5 яшьлек кызының башына тупас әйбер белән берничә тапкыр суга.