Елның хәерле әдәби яңалыкларының беренчесе – Фатих Кәримгә быел һәйкәл куелу мәсьәләсе хәл ителеп килә, төрле килештерү эшләре ахырга якынлашкан. Совет чоры шигъриятенең күренекле вәкиле Фатих Кәримгә куелачак һәйкәлнең эскизы һәм төгәл урыны раслануын Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин рәсми игълан итте.
Аз гына вакыт булса да Фатих Кәрим яшәгән һәм фронтка киткән йорт диварына куелган истәлек тактасы янында оештырылган шагыйрьне искә алу мәрәсиме бирегә...