«Ничек хатын-кыздан акча алыйм инде?»: Азат Фазлыев бәхәстә «махсус» оттырган
Гыйнвар азагында Азат Фазлыев блогер Гөлия Вәлиәхмәтова белән бәхәсләшкән иде. Бәхәс шартлары буенча, Азат Фазлыев 1 айда 7 килограммга ябыгырга тиеш иде. Бәхәс бәясен 10 мең сум дип билгеләгәннәр иде. Менә, 2 ай тула дигәндә, Гөлия Вәлиәхмәтова бу бәхәсне исенә төшергән.
- «Әйдә, акчага!»: Азат Фазлыев белән Гөлия Вәлиәхмәтова бәхәсләшкән
Ул машинада утырганда нидер эзләгән итенә. «10 мең сум акчамны таба алмыйм. Азат, синдә түгелме икән?» – ди ул. Азат аңа җавап яздырган.