Россия мәктәпләре укытучылары балаларны, белорус оппозицион блогерының шаяртуы аркасында, фольгадан башлыклар ясарга өйрәтә башлаган. Фотосурәтләр «Архангельск урта гомуми белем бирү мәктәбе» төркемендә чыккан, дип яза «Лента.Ру» сайты.
Белоруссия блогеры Владислав Бохан, шаяртып, уку йортлары администрацияләренә ялган мөрәҗәгать әзерли һәм аларны «Бердәм Россия» партиясе депутаты исеменнән берничә мәктәпкә җибәргән. Блогер бу пранк белән Россия халкының «заговор теориясенә» ничек ышануларын...