ТР Гидрометеорология үзәге һава торышының начараюы турында кисәтү әзерли
Атнаның икенче яртысында көнбатыш циклоннар Татарстанга бик күп явым-төшем, ягъни карлы яңгыр алып киләчәк. Республикада урыны белән кар явачак, ләкин төнге минус температурада бозлавык барлыкка килергә мөмкин, дип кисәтте ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь.
«Төнге сәгатьләрдә температура урыны белән «ноль»дән түбәнрәк булачак, шуңа күрә катырачак. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә аерым районнарда урыны белән бозлавык барлыкка килергә мөмкин»...