Шул галимнәр арасында текстолог-галим, Тукайчы-галим Якуб Агишевның тууына 125 ел булды.
– Якуб Агишев дигәндә, минем өчен беренче чиратта дәһшәтле сугыш елларында – 1943 елда чыккан Габдулла Тукайның академик басмасы күз алдына килә. Әле күптән түгел генә Габдулла Тукай әдәби музеенда бу китапка багышланган күргәзмә дә эшләде, – дип түгәрәк өстәлне ачып җибәрде Габдулла Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова.
Якуб ага Агишев – татар әдәбияты галиме, педагог, әдәби тәнкыйтьче.