Хәрбиләргә тапшырылырга тиешле гуманитар йөк Белгород өлкәсенең Шебекинск шәһәр округында чүплек мәйданчыгында табылган, дип хәбәр итә Белгородның «Вести» сайты.
Белгород – Шебекино юлында Маслова Пристань бистәсендәге 4 чүп контейнерында гуманитар ярдәм табылган. Анда азык-төлек, медикаментлар, киемнәр, шул исәптән йон носкилар, бияләйләр, солдатларга хатлар булган. Гуманитар ярдәм салынган тартмаларны шундагы җыештыручы тапкан. Ул бу хакта волонтерларга хәбәр иткән. Алар, үз чиратында...