Операция кичергән Сабантуй батыры кабат келәмгә чыгарга әзерләнә
2024 елгы Сабан туеның абсолют батыры Чаллы егете Ранис Гыйләҗетдинов быелгы Сабан туйларында келәмдә көрәшергә әзер булуын әйткән. Бу хакта «Челнинские известия» яза.
«Бу ел минем өчен авыр булды – Мәскәүдә борынга операция ясатырга туры килде. Хәзер инде тернәкләндем, үземне яхшы хис итәм һәм күнегүләр ясарга керештем», – ди спортчы.
Россиянең атказанган спорт остасы 27 яшьлек Ранис Гыйләҗетдинов башта милли көрәш буенча район һәм шәһәр Сабан туйларында катнашырга ниятли. Аннан...