«Берни күренми»: Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов чак кына авариягә эләкми калганнар
Быелгы кыш юлда йөрүчеләрнең «кирәген бирә». Инде кичәдән бирле котырган буран аркасында тагын кайбер юллар ябылды, ябылмаганнарында да автомобиль йөртүчеләргә авырга туры килә. Җырчыларның гына, буран дип, юлга чыкмый хәле юк. Алдан төзелгән гастрольләр графигына күпләре үзгәрешләр кертә алмый. Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов та бүген Ульянвскига юл тотканнар, ләкин чак кына бәлагә эләкми калганнар.
Дуслар карагыз әле ничек барабыз. 100 метрдан ары берни күренми, – дип күрсәтә юлдагы хәлләрне Гүзәл үзенең сәхифәсендә.