Гүзәл Әхмәтова: «Миңа атна саен интернет аша кем дә булса «өйләнә»
Гүзәл, сезнең белән күптән элемтәгә кергәнебез юк икән. Хәлләрегез ничек?
Без артистлар декабрь аенда бик күп эшләп, Яңа ел концертларында, копоративларда җырлап, хәлдән таеп туктыйбыз. Шуңа әлеге вакытта кызым белән ял итәм, аңа укуында булышам. Декабрьдә дә, бик тыгыз графикта эшләвемә карамастан, балага вакыт бирергә тырыштым.
Бик күп яңа җырлар яздырдым. Быел 6 яңа җыр чыгарачакмын, алар яшьлек, мәхәббәт, ялгызлык турында. Янгир исемле егет белән дуэт яздырдык. Җырның авторы – минем абыем Ирек Сакаев.