Рөстәм Галиуллин: Тукай әле дә халыкка хезмәт итә – китаплары иң сатыла торганнар рәтендә
Рөстәм, беркөнне хәтта театрның кунак бүлмәсендә чәй эчкәндә дә бер язучының, «шкурный вопрос» дип, нәшриятта яткан үз кулъязмасы буенча мөрәҗәгать иткәнен ишеттем. Ияләшә башладыңмы инде моңа?
Язучының, галимнең үз иҗат җимешен китап итеп күрергә теләве гадәти хәл. Сүз социаль әһәмияткә ия әдәбият исемлеге турында бара икән, аның үз тәртибе бар. Мәсәлән, быел кулъязмалар 15 июльгә кадәр җыелган. Аның иң дөрес, туры юлы болай: авторлар нәшрият директоры исеменә гариза язып, кулъязмаларын калдырып китә.