Көрәшче Айрат Гыйлаев: «Хөкемдарлар кыерсытса, котырып, катырак көрәшә башлый идем»
«Безнең вакытта тәвәккәллек күбрәк иде, һәрвакыт, күтәреп, «чистага» атарга тырыштык»
Айрат абый, сезнең көрәштән киткәнегезгә шактый вакыт узган. Ничек уйлыйсыз, әлеге аралыкта татар көрәшендә ниндидер үзгәрешләр булдымы?
Көрәштән ничәнче елны туктаганымны төгәл генә үзем дә әйтә алмыйм, 2010-2011 еллар иде бугай. Үзгәрешләр бар, сизелә. Безнең вакытта алымнар бөтенләй башкача иде, матур алымнар хәзер дә бар, ләкин хәзер башкачарак, көрәш җиңеләйде, диимме. Кагыйдәләргә карап үзгәргәндер инде ул.