«Бердәм Россия» партиясе Татарстан Рәисе вазифасына дәгъва кылачак кандидатларны атады
«Бердәм Россия» партиясе яшерен тавыш бирүдә катнашачак ике кандидатны билгеләде. Бу тавыш бирүдән соң Татарстан Рәисе сайлауларына тәкъдим ителәчәк кандидатура ачыклана. Тавыш бирүдә республиканың хәзерге җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов белән сенатор Александр Терентьев арасында сайларга туры киләчәк. Тавыш бирүдә җиңгән кеше партиянең Мәскәүдәге баш бүлеге белән килештерелә. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Әлеге карар бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, партиянең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин...